ФИЛАРМОНИЯНЕҢ ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ ЛЕКТОРИЕ
Сәнгать җитәкчесе һәм режиссёры – Татарстан Республикасының халык артисты Владимир ВАСИЛЬЕВ
Салих Сәйдәшев – композитор, дирижер, хәзерге татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Ул беренче булып үзенчәлекле фольклор традицияләрен профессиональ музыка коралларының заманча яңгырашы белән берләштергән, татар драматурглары пьесаларына музыка язган композитор. Аның биографиясендә уңыш та, дан да, тыю-эзәрлекләүләр дә булды. Әмма яраткан халкы аның иҗатын онытмады, һәрчак олылады.
Концертта фортепианога кушылып «Әдрән диңгез», «Җырларым», «Кара урман» кебек җырлар, «Зәңгәр шәл», «Наёмщик», «Кандыр буе» һәм башка музыкаль спектакльләрдән әсәрләр һәм арияләр башкарылачак.
Артистлар микрофонсыз чыгыш ясый.
-----------------------------------------------
ФИЛАРМОНИЧЕСКИЙ МУЗЫКАЛЬНО-ЛИТЕРАТУРНЫЙ ЛЕКТОРИЙ
Художественный руководитель и режиссёр – народный артист Республики Татарстан
Владимир ВАСИЛЬЕВ
Салих Сайдашев – композитор, дирижёр, основоположник профессиональной татарской национальной музыки. Он стал первым, кто объединил традиции самобытного фольклора с современным звучанием профессиональных музыкальных инструментов, написал музыку к пьесам татарских драматургов. В его биографии были и успех, и слава, и запреты, и гонения. Не было лишь одного – забвения со стороны родного народа, который всегда любил и почитал творчество композитора.
В сопровождении фортепиано в концерте прозвучат такие песни, как «Әдрән диңгез», «Кара урман», «Җырларым», арии и сцены из таких музыкальных спектаклей «Голубая шаль», «Наёмщик», «Кандыр буе» и др.
Артисты выступают без микрофонов.