Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең концерты татар фольклоры нигезендә ясалган вокаль, хореографик һәм инструменталь концерт номерларыннан тора. Татарстан Республикасының фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле музыка дөньясында үзенең универсальлеге белән аерылып тора: артистлар профессиональ дәрәҗәдә җырлыйлар, бииләр, төрледән-төрле музыка уен коралларында – гармунда, курайда, кубызда, борынгы уен кораллары – гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя, давылда уйныйлар. Узган сезонда коллектив үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ансамбль репертуарындагы беренче куелган әсәрләр белән беррәттән, концертта, театральләштерелгән тамашалар рәвешендә, яңа номерлар да тәкъдим ителәчәк. Һәр чыгыш югары профессиональ дәрәҗәдә камилләштерелгән. Концерт номерлары тере башкаруда тәкъдим ителә.
Концертта, ансамбльдән тыш, Татарстан Республикасының халык артисты, танылган педагог Мингол Галиев (тенор) һәм Татарстан Республикасының халык артисты, И. Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты, Г. Камал исемендәге театр актеры Әсхәт Хисмәтов (баритон) үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәкләр. Шулай ук ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов башкаруында да җырлар яңгыраячак.
Матур милли киемнәр, дәртле биюләр, йөрәктән чыккан җырлар тамашачыларны битараф калдырмас.
Концертны алып баручы – ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов.